Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта «Автобабай» конкурсында кем җиңде?

Барлык катнашучыларга да конкурсны оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылып, иң изге теләкләр юлланды

Район ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Балтач ДОСААФы тарафыннан «Автобабай-2025» конкурсы үткәрелде.

Катнашучылар иң элек Балтач ДОСААФында юл кагыйдәләреннән белемнәрен күрсәтеп, билетлар чиштеләр. Аннан соң үз машиналарында йөрү осталыкларын күрсәттеләр.

Җиңүче исемен яулау өчен алты катнашучы көч сынашты. Ничә еллар Балтач ДОСААФында яшь шоферларга машина йөртү серләрен өйрәткән Рәис Зыятдинов җиңү яулады. Шунысын әйтергә кирәк, Рәис әфәнде соңгы елларның абсолют җиңүчесе. Икенче һәм өченче урыннарны Рания Гобәйдуллина һәм Рамазан Фәрзиев бүлеште. 

Барлык катнашучыларга да конкурсны оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылып, иң изге теләкләр юлланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев