Куркынычсызлык барыннан да мөһим
Балтачта «Игътибар, балалар!» чарасы узды. Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
Чара барышында ЮХИДИ һәм «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртте.
Яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга аерым игътибар бирелде, чөнки алар тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне күреп торуда төп роль уйный.
Нет комментариев