Мәктәп һәм балалар бакчалары янында рейдлар үтәчәк.
Татарстанда, шул исәптән Балтачта да, «Игътибар-балалар!» профилактик акциясе үтә.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә, аңлату эшләре алып барачак.
Чарада хәрәкәтнең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар һәм ирекле отрядлар катнаша. Полиция хезмәткәрләре балаларны машинада йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлүен һәм җәяүлеләрнең яктылык кайтару элементларын тикшерәчәк. Мәктәп һәм балалар бакчалары янында рейдлар үтәчәк.
Нет комментариев