Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уза

Агымдагы елның июлендә Татарстан территориясендә әлеге категориядәге машина йөртүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 50 проценттан артыкка, ә тән җәрәхәтләре алучылар саны 80 процентка диярлек арткан

22-31 июль көннәрендә республика территориясендә, «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уза.

Оператив-профилактик чараның төп максаты — ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларны киметү, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау.

«Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын тикшерә, шулай ук саклану экипировкасын куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвенә игътибар бирә.

Агымдагы елның июлендә Татарстан территориясендә әлеге категориядәге машина йөртүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 50 проценттан артыкка, ә тән җәрәхәтләре алучылар саны 80 процентка диярлек арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев