Балтачта «Тоннель» операциясе уза
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта «Тоннель» операциясе уза

Юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән үткәрелә

 13 февраль көнне Балтач районы территориясендә «Тоннель» профилактик чарасы узачак.

«Тоннель» операциясе юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләрне ачыклау, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән үткәрелә.

Игьтибарлы булыгыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев