Узган шимбәдә республиканың Баулы районында берничә кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте булган.
Баулы янындагы авариядә зыян күргән 18 яшьлек егетнең хастаханәдә гомере өзелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авариядә зыян күргән тагын бер кешене Әлмәттәге бер хастаханәгә озатканнар.
«Татар-информ» агентлыгы узган шимбәдә, 14 февральдә, Баулы янында берничә кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте булуы хакында хәбәр иткән иде. Биредә йөк автомобиле «Хендэ» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең 45 яшьлек йөртүчесе һәм аның 15 яшьлек кызы һәлак булган. Җиңел машинадагы ике пассажирны (43 яшьлек хатын-кыз һәм 18 яшьлек егет), шулай ук йөк автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев