«Бөрбаш»лылар техника төзеклеге буенча имтихан тотты
Юл хәрәкәте иминлеге

«Бөрбаш»лылар техника төзеклеге буенча имтихан тотты

Шушы көннәрдә «Бөрбаш» хуҗалыгында техник күзәтү уздырылды

Районыбызда авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрелә башлау турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә «Бөрбаш» хуҗалыгы да бу юнәлештә имтихан тотты.

Техник күзәтүне биредә 25 трактор, 19 прицеп узды.

«Бөрбаш»та тракторлар һәм тагылма арбалар төзек, барысы да тәртиптә, эшкә әзер, –  дип бәяләде дәүләт техника күзәтчелек  идарәсенең Балтач районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов.

 


Нет комментариев