Дүрт райондашыбызның гомере өзелде (+ бик күп фото)
Бу күренешкә бер генә шофер да битараф кала алмагандыр
Бүген районыбызда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу буенча чара уздырылды. Балтач гимназиясенең яшь инспекторлары митинг үткәреп, тере коридор ясап бастылар. Бу күренешкә бер генә шофер да битараф кала алмагандыр.
Чарада катнашкан район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Фирзәр Фазуллин, гимназиянең яшь инспекторлары һәм аларның җитәкчеләре Равилә Шәрипова һәрбер шоферга юлларда исән-имин йөрергә язсын дигән изге теләкләрен җиткерделәр.
Юл һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу юктан гына билгеләп үтелми, көн дә республикабыз юлларында кеше гомерләре өзелә. Мондый кайгы-хәсрәтне беребезгә дә күрергә язмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев