Бүген юл-транспорт фаҗигәсе булган.
Бүген Дүртөйле районында «Geely ATLAS» җиңел автомобиле һәм «Mercedes-Benz Actros» фурасы катнашлыгында юл-транспорт фаҗигәсе булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, туктап торган кроссоверга йөк машинасы килеп бәрелгән. Фаразлануынча, аның тормозлары эшләмәгән.
«Бәхеткә, барысы да исән. Кроссовер йөртүчесе машинасыннан үзе чыккан. Коткаручылар килгән вакытта машина йөртүче ашыгыч ярдәм автомобилендә була. Инцидентның хәл-шартлары ачыклана»,— дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Нет комментариев