Һәркемне өйдә якыннары көтә
Район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Искәндәр Мөбәракшин белән әңгәмә
— Искәндәр Рашатович, 2026 елның дүрт ае узып бара. Шушы чорда район юлларында булган вәзгыятькә күз салыйк әле.
— Әйе, 2026 елның дүрт ае үтте, дип әйтергә була. Бу вакыт эчендә районыбызда юл-транспорт һәлакәләре булып тора, узган елга караганда аларның саны артып бара. Дүрт ай буенча төгәл саннарны соңрак җиткерербез. Кешегә зыян салган5 юл фаҗигасе булды, анда 5 кешенең сәламәтлегенә зыян килде
— Дүрт айның өч ае карлы-буранлы айлары булды, аның юл-транспорт фаҗигаләренә тәэсире булдымы?
— Быелгы юл-транспорт һәлакәтләренең ике тапкырга артуы шул кар-бураннар аркасында булды, дип әйтергә нигез бар. Бигрәктә авыллар арасындагы юлларда аварияләр саны артты.
— Балаларның язгы каникуллар чоры ничек узды?
— Шөкер, язгы каникуллар чоры чагыштырмача тыныч узды. Шулай да балаларның олы юлга велосипед белән чыгу очраклары артты. Бу очраклар буенча кисәтүләр ясалды, кабатланган очракларда беркетмәләр дә язарга туры килде.Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл куркынычсызлыгы район фонды, район ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә чыгышлар ясыйлар, төрле акцияләр үткәрәләр. Болар да уңай йогынты ясамый калмагандыр.
— Хәзер юлга гади велосипед белән генә түгел, аның аккумулятор белән хәрәкәтләнә торганы белән дә чыгалар.
— Әйе, андый очраклар район юлларында еш күренә. Зыян күрүчеләр булган 5 очракның берсе мотоцикл, берсе нәкъ менә электросамокат катнашында булды. Бер балигъ булмаган баланың җиңелчә тән җәрәхәте алуы нәкъ менә шул соңгы очрак белән бәйле.
Бу төр транспорт популярлаша бара, ләкин алар өчен махсус кагыйдәләр гамәлдә булуын бик азлар белә. Аларга юл йөрү кагыйдәләренең аерым таләпләре, шулай ук техник чикләүләр кагыла.Әгәр сезнең электрвелосипедыгыз билгеле берчикләрне узмый икән, параметрларга туры килә икән, транспорт белән идарә итү хокукы кирәк булмаячак. Әмма электровелосипед характеристикасы чикләүләрдән чыга икән, улҗайланма автомат рәвештә мопедка тигезләнә, димәк, машина йөртү таныклыгыннан башка булмый.
— Электровелосипедлар өчен нинди параметрлар мөһим.
— Электр велосипедында хокуксыз йөрү өчен ул өч шартка җавап бирергә тиеш: двигательнең егәрлеге 250 ватттан артмаска тиеш, максималь тизлеге - 25 км/сәгтән артмаска тиеш, ә авырлыгы - 35 кг га кадәр. Әгәр бу күрсәткечләрнең берсе генә булса да арттырылса, транспорт чарасы мопед булып санала. Бу очракта «М» категориясе кирәк булачак, аны 16 яшьтән алырга мөмкин. 50 км/сәг һәм аннан да югарырак тизлекне арттырырга сәләтле куәтлерәк модельләр өчен инде мотоцикллар өчен булган кебек «А» категориясе кирәк булачак.Электровелосипедчылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре дә катгый рәвештә үтәлергә тиеш.
— Сезнең теләкләрегез...
— Юлларда фаҗига булмасын өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үз бурычын үтәсен иде.Сабырлык җитмәү, бер-береңә хөрмәт күрсәтмәү, ашыгу — болар барысы да юлларда ачык чагыла. Шуңа күрә юл куркынычсызлыгын арттыру, юлларда иминлек булдыру дәүләт органнары эше генә түгел, ә һәр кешенең шәхси җаваплылыгы да.Бу — юлларда кеше гомерен саклауның төп нигезе.Юлларда имин булыйк!
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев