Квадроцикл штрафстоянкага куелган
Кичә кич Казанның Вознесенье бистәсенең Черемшановая урамында автоинспекторлар номерсыз квадроцикл йөртүчесен туктатырга тырышып караган.
Эзәрлекләү вакытында машина йөртүче идарә итә алмаган, квадроцикл юлдан чыккан һәм ауган.
Татар-информ хәбәр итүенчә, йөртүченең таныклыгы булмаган, ул - 16 яшьлек казанлы. Аңа ОСАГО полисы булмаган һәм хокуксыз йөргән өчен административ материал төзегәннәр.
Квадроцикл штрафстоянкага куелган.
Нет комментариев