«Лада»ның йөртүчесе һәм Kia автомобилендәге пассажир кыз шунда ук һәлак булган.
Кичә Әлмәт районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм Kia автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе һәм Kia автомобилендәге пассажир кыз шунда ук һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган чит ил автомобиле йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
Нет комментариев