«Авариядә «Лада»ның йөртүчесе – 22 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган, аларның икесен дә хастаханәгә озатканнар».
Кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Казанның Ямашев проспектында, «Оргсинтез» бассейны каршында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, «ГАЗель» автомобиленең 50 яшьлек йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкәндә «Лада»га юл бирмәгән.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль трамвай юлына чыккан һәм әйләнеп капланган.
«Авариядә «Лада»ның йөртүчесе – 22 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган, аларның икесен дә хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык керттеләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.
Нет комментариев