Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана
Сарман районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең 52 яшьлек йөртүчесе юл читенә төшеп киткән һәм машинасы әйләнеп капланган. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда ук һәлак булган. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев