Җиңел машина әйләнеп капланган, 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган
Автомобиль йөртүчесе урында ук үлгән
Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте булган, анда «Лада Гранта» автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип яза «Татар-информ».
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машина йөртү стажы нибары җиде ай булган егет куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм аергыч полосаның бордюрына килеп бәрелгән. Җиңел машина әйләнеп капланган, ә яктырту баганасы капот өстенә төшкән.
Автомобиль йөртүчесе урында ук үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев