Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән
Чистай районында юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше үлгән, дип яза «Татар-информ».
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Nissan автомобиленең 68 яшьлек йөртүчесе имин тизлекне сайламаган һәм кюветка төшеп әйләнеп капланган.
Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән.
Нет комментариев