Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлда сабырлык кирәк

Ике ел дәвамында пассажир балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчый. Узган ел 15 һәлак булган баланың 13е пассажир булган

Сабырлык җитмәү, бер-береңә хөрмәт күрсәтмәү, ашыгу — болар барысы да юлларда ачык чагыла. Шуңа күрә юл  куркынычсызлыгын арттыру, юлларда иминлек — дәүләт органнары эше генә түгел. Ә һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Бер секунд сабыр итү кайчакта кеше гомерен саклап кала. Бер куркыныч маневрдан баш тарту — фаҗигане булдырмый калу дигән сүз. Юлда без барыбыз да тигез, шофер да, пассажир да, җәяүле дә.

Алдагы чыгышларда районда булган юл-транспорт һәлакәтләре турында язган идек инде. 2025 елда районда 21 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 31 кеше яраланган һәм кызганыч, 4 кеше һәлак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны бер тирәдә булса да, анда зыян күрүчеләр сизелерлек арткан. Бу хәл бездә генә түгел, барлык районнарда күзәтелә.

Мәсәлән, 15 март көнне Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 44 яшьлек ярымприцеп таккан КамАЗ йөк автомобиле йөртүчесе юллар киселештән җирдә борылганда, каршы килүче Киа автомобиле белән бәрелешкән. Киа автомобилен йөртүче һәм 38 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында вафат булганнар. куркынычсызлык каешын эләктереп алганнар. Киа автомобилен 39 яшьлек йөртүчесе — якын чит ил гражданины. Элегрәк ул исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 1 ел 6 айга штраф һәм идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җәзага тартылган булган, мәхрүм итү срогы тәмамлангач, имтихан тапшырмаган, машина йөртү таныклыгын алмаган.

1 гыйнварда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 1964 елгы Лада автомобиле йөртүчесе «узып китү тыела» юл билгесе таләбен игътибарсыз калдыра, узып китү максаты белән каршы як полосага чыга һәм маневр тәмамланганда каршы як Рено автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада автомобиле шоферы авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә, яралардан вафат була..

2 февраль кичендә Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автомобиль юлында (Аксубай районында) 1971 елгы Лада автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юлдан баручы 2008 елгы җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә җәяүле һәлакәт урынында вафат була.

Ике ел дәвамында пассажир балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчый. Узган ел 15 һәлак булган баланың 13е пассажир булган. Күрсәтелгән категориядәге балалар һәлакәт очрагында вәзгыятьнең нәтиҗәсенә бернинди дә йогынты ясый алмыйлар, чөнки пассив куркынычсызлык чараларын куллану да күп очракта өлкәннәргә бәйле.

Агымдагы елда да балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре даими булып тора. Балтач районында 2025 елда районда 16 яшькә кадәрле балалар тарафынан 30 юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде. Шуларның өчесе — җәяүлеләр, 20се — велосипед белән идарә итүчеләр, 7се — мопедта җилдерүчеләр. Шушы чорда алар катнашында 4 транспорт фаҗигасе булды.

Республикада да мондый хәлләр еш була. Мәсәлән, 2 февральдә Мамадыш районында 1994 елгы Renault автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне, дистанцияне дөрес сайламаган һәм кардан чистартырга туктаган ярымприцепка бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Renault автомобиленең 2 айлык пассажиры булган бала һәлакәт урынында үлгән. Автомобиль йөртүче — баланың атасы, аның сүзләре буенча Казаннан Зәй районының Түбән Лоҗы авылына туганнарына юл тотканнар. Автомобильдә арткы пассажир утыргычында шулай ук баланың әнисе булган, ул куркынычсызлык каешын эләктергән булган, зыян килмәгән.

2 гыйнварда Саба районында 27 яшьлек BMW автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм Лада машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Лада автомобиленең 65 яшьлек пассажиры урында ук үлә, ә 66 яшьлек машина йөртүче хастаханәдә үлә. Ике балигъ булмаган пассажир — 10 һәм 15 яшь — медицина учреждениесенә китерелгән. BMW автомобилен йөртүче юл-транспорт һәлакәте вакытында наркотик исереклектә булган (медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча).

Бу очракта әби белән бабай оныкларын Казаннан кунакка алып барулары булган.

4 февральдә Лаеш районында Lada автомобиле йөртүчесе сулга борылганда Hyundai автомобиленә юл бирмәгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә LADA автомобиленең 3 пассажиры, шул исәптән ике бала (2 яшь һәм 5 яшь) хастаханәгә озатылган.

Юл-транспорт һәлакәте статистикасы шуны раслый: пассажир балалар катнашындагы фаҗигаләрнең күбесе нәкъ менә элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаган өлкәннәр гаебе белән килеп чыга. Тизлек режимын игътибарсыз калдыру, арыган хәлдә автомобиль белән идарә итү, һава шартларын игътибарсыз калдыру — болар барысы да балалар тормышына һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч тудыра.

Искәндәр Мөбәракшин,

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев