Кызларга протокол төзеделәр. Документларны тикшергәндә, аларның Удмуртиядән килүләре ачыкланган
Казанда машина йөртүче юлны светофорның кызыл утына йөгереп чыгарга теләгән ике турист кызны бәрдерә, дип яза «Татар-информ».
Казан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, кичә төнлә Hyundai йөртүчесе Астрономия-Профсоюз урамнары чатыннан узган. Бу вакытта ике 22 яшьлек кыз светофорның тыюлы сигналына юлны йөгереп чыгарга теләгән, моның белән юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган.
Кызларга протокол төзеделәр. Документларны тикшергәндә, аларның Удмуртиядән Казанга ял көннәренә килүләре ачыкланган.
Хокук бозучы хатын-кызлар җәрәхәтләр алмаган, медиклар ярдәменнән баш тартканнар.
Нет комментариев