Казанда бер тәүлектә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар белән 8 авария булган
Җиде машина йөртүчене транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарлаганнар
Казан юлларында бер тәүлек эчендә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 юл хәрәкәтендә катнашучы зыян күргән, бер кеше һәлак булган.
Аварияләр Совет, Идел буе, Мәскәү, Яңа Савин һәм Вахитов районнарында булган. Һәлакәтләр арасында – автомобильләр бәрелешү, җәяүлеләрне һәм велосипедчыны бәрдерү бар.
Яңа Савин районында җәяүлеләрне берьюлы өч тапкыр бәрдерү теркәлгән. Ике очракта кешеләр юлны билгесез урында кичкәннәр, тагын бер бәрелү тизлек режимын бозу аркасында килеп чыккан. Вахитов районында җәяүле машина артка хәрәкәт иткәндә зыян күргән.
Бер тәүлектә юл-транспорт һәлакәте турында барлыгы 178 хәбәр килгән. Рәсмиләштерү үзәкләрендә 60 вакыйга теркәлгән, матди зыян белән тагын 55 аварияне урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре теркәгән.
Шулай ук тәүлек эчендә 7 машина йөртүчене исерек хәлдә һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан башка 2 машина йөртүчене тоткарлаганнар. Полиция бүлекләренә җинаять кылуда шикләнеп 16 гражданны китергәннәр. Административ җаваплылыкка 10 автобус һәм 30 такси йөртүче тартылган.
Татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев