Казанда каршы як полосадан артка таба барган машина йөртүчене тоткарлаганнар
Ир-атка штраф салырга яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Казанның Минск урамында 82 яшьлек машина йөртүче ир-ат каршы як полосадан артка таба барган. Бу хәл 18 мартта № 12 йорт янында булган, дип яза “Татарстан 24” сайты.
Полиция хокук бозучны тиз таба һәм аңа карата каршы як полосага чыккан һәм юл билгеләрен һәм разметканы санга сукмаган өчен ике административ беркетмә төзегән.
Хәзер ир-атка штраф салырга яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Материаллар судка җибәрелгән инде диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев