«Ваз» машинасына ЮХИДИ инспекторлары атарга мәҗбүр булганнар.
Бу хәл Казанда, 4 декабрь көнне Тихомирнов урамында була. Юл кагыйдәләрен бозган «ВАЗ» машинасын инспекторлар туктарырга телиләр, әмма шофер аларныӊ таләпләренә буйсынмый. Аныӊ артыннан куа барган полиция хезмәткәрләре машинаныӊ светорныӊ «кызыл» утына , каршы як хәрәкәт итү юлына чыгуын һәм башкаларга зур куркыныч тудыруын күрәләр. Тавыш көчәйткеч аша аӊа туктарга кушыла. Бу да файда бирмәгәч, һавага аталар, ә соӊыннан машина тәгәрмәчләренә ут ачалар. Ярдәмгә килгән тагы бер патруль машинасы белән «ут белән уйнаучыны» тоталар.
Источник: kazanfirst.ru
Фото: видеоязмадан скриншот
Нет комментариев