Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Көшкәтбаш укучылары имтихан тапшырган

Чара бик матур «Светофор» биюе белән тәмамланды

Замана юллары, юллар белән бәйле кагыйдәләр укучыларны зур юлга яшьтән әзерләүне таләп итә. Мәктәпләрдә әлеге юнәлеш буенча матур эш башкарыла. Сыйныф сәгатьләре белән беррәттән укучылар ЮХИДИ хезмәткәрләре каршында да «имтихан тота».

18 нче март көнне Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе укучылары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева каршында бик матур сынау тоттылар.

«Юлларыгыз имин булсын» исеме астында сәхнәләштерелгән күренеш Шүрәлегә дә Кирлемән белән Куянга да зур сабак бирде.

Чараның икенче өлешендә укучылар «Йолдызлы сәгать» уенында белемнәрен сынау белән беррәттән яңа белемнәр дә алдылар.

Чара бик матур «Светофор» биюе белән тәмамланды.

Кичәдән һәркем бер теләк белән китте:"Юлларда һәрчак имин йөрик". Бу теләк һәр минутта, һәр сәгатьтә кабул булсын иде.

Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев