Коточкыч: әби кеше 9 яшьлек оныгын буып үтергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч: әби кеше 9 яшьлек оныгын буып үтергән

Аңа баланың үз-үзен тотышы ошамаган.

Чабаксар шәһәрендә 61 яшьлек әби кеше 9 яшьлек оныгын буып үтергән. 

Малайны әнисе һәм әбисе тәрбияләгән. Кичә әнисе гадәттәгечә банкка эшкә киткән, ә әбисе оныгы белән фатирда калган. Ана кеше өйгә кайткач, улын үле килеш тапкан, ә әби кеше дачага качкан. 

Пенсионерны тоткарлаганнар һәм «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Элегрәк хатын-кыз хөкем ителмәгән һәм гадәти тормыш алып барган: социаль челтәрләрдә озын гомер рецептлары һәм сәламәтлек өчен халык чаралары белән уртаклашкан, дип яза Shot. Канал билгеләп үткәнчә, әби баланың үз-үзен тотышыннан канәгать булмаган.

Чыганак


җинаять

Нет комментариев