Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелгән

Төрле тән җәрәхәтләр алган кызны дәваханәгә илтәләр

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 12 октябрь көнне, 10.10 сәгатьтә Кукмараның Гафиятуллина урамы, 4В йорты янында юл һәлакәте була. 24 яшьлек хатын-кыз “Чери Тиго” машинасы белән А. Королев урамыннан М. Гафури урамына таба хәрәкәт иткән вакытта, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламау аркасында идарәне югалта һәм каршы як юл читенә чыгып, электр баганасына бәрелә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.

 

Хезмәт даны


дтп

Нет комментариев