Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Куркыныч саннар...

ЮХИДИ хезмәткәрләре узып китү һәм каршы як полосага чыгу кагыйдәләрен үтәүне аеруча җентекләп күзәтәчәкләр

Татарстанда 2026 ел башыннан ике айда каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Мондый аварияләр авыр нәтиҗәләргә китергән: 21 кеше һәлак булган, тагын 75 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрне киметү максатыннан март башыннан республикада «Каршы полоса» профилактик акциясе старт алды. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре узып китү һәм каршы як полосага чыгу кагыйдәләрен үтәүне аеруча җентекләп күзәтәчәкләр.

Дәүләт авто-инспекциясендә мондый юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга күреләчәк чаралар турында искә төшерделәр:
• беренче хокук бозу өчен — 7,5 мең сум штраф яки ярты елга кадәр вакытка машина белән идарә итү хокукларыннан мәхрүм итү;
• кабат бозган өчен — бер елга машина белән идарә итү хокукларыннан мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев