Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

«Куркынычсыз тәгәрмәч» сыный да, бүләкли дә

Балтач гимназиясендә район мәктәпләренең яшь инспекторлары арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабы үтте

Балтач юл хәрәкәте юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге үткәргән «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында районыбызның 21 мәктәбеннән малайлар һәм кызлар катнашты.

Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз һәм кыска юлны табу конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң җиңүче булып Салавыч күппрофильле лицее командасы табылды, икенче урында Балтач гимназиясе командасы, өченче урында Пыжмара мәктәбе командасы. Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев