Квадроциклда - 9 яшьлек кыз
Юл хәрәкәте иминлеге

Квадроциклда - 9 яшьлек кыз

Балалар җәйге каникулга авылга Казаннан кайткан булган.

Кама Тамагы районы Теньки авылында автоинспекторлар олы юлда квадроциклда йөрүче ике баланы туктаткан. 

Машина йөртүче кызга 9 яшь, ә аның пассажирына 11 яшь. 

Балалар җәйге каникулга авылга Казаннан кайткан булган.

«Хөрмәтле ата-аналар! Фаҗига булмасын өчен балаларга квадроцикллар, питбайклар, мопедлар, скутерлар һәм мотоцикллар белән идарә итүне тыярга кирәк. Аларның иминлеге сезнең кулларда онытмагыз!» дип кисәтә дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре.


Нет комментариев