Кыска гына сәяхәтнең дә фаҗига белән тәмамлануы мөмкин, шуны онытмыйк!
Балаларыгызны саклагыз: аларның киләчәге сезнең зирәклегегезгә һәм уяулыгыгызга бәйле
29 майда Татарстанның Бөгелмә районында коточкыч авария була. Питбайк руле артындагы 14 яшьлек кыз идарәне югалтып, электр линиясе баганасына килеп бәрелгән. Ул урында ук һәлак була. Баш сөяге‑мие җәрәхәте һәм баш мие селкенүе белән 13 яшьлек пассажир исә хастаханәгә озатыла.
Бу фаҗига һәрберебез өчен тагын бер кат кисүтү.
Күп кенә ата-аналар балаларына скутерлар, мопедлар, квадроцикллар һәм спорт мотоцикллары сатып ала, әмма моның никадәр куркыныч булуын ахыргача аңлап бетерми. Мондый транспорт чаралары еш кына яшүсмерләрдә булмаган идарә итү һәм җаваплылык күнекмәләрен таләп итә. Ике тәгәрмәчле техниканың тотрыксызлыгы, саклану җайланмалары булмау һәм тәҗрибә җитмәү төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Исегездән чыгармагыз:
1. 16 яшьтән кечерәк балаларга транспорт белән идарә итүне рөхсәт итмәгез. Закон буенча хокуксыз балигъ булмаганнар руль артына утырырга хокуклы түгел – бу куркыныч кына түгел, ә ата-аналар өчен административ җаваплылык та.
2. Балаларга питбайк яки скутерда кыска гына сәяхәтнең дә фаҗига белән тәмамланырга мөмкин булуын аңлатыгыз.
3. Балаларның буш вакытларын контрольдә тотыгыз.
4. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәпкә кую уку йортларына керүне һәм киләчәктә эшкә урнашуны катлауландырырга мөмкин — бигрәк тә җаваплы вазыйфаларга.
Балаларның иминлеге – безнең уртак бурычыбыз. Бүген кырыс контроль һәм ачыктан-ачык сөйләшүләр иртәгә фаҗигаләрдән качарга ярдәм итәчәк. Балаларыгызны саклагыз: аларның киләчәге сезнең зирәклегегезгә һәм уяулыгыгызга бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев