«Лада» йөртүчесе төнлә җәяүлене бәрдереп үтергән
Юл хәрәкәте иминлеге

«Лада» йөртүчесе төнлә җәяүлене бәрдереп үтергән

«Лада Приора»да булган 18 яшьлек машина йөртүче яктылык кайтаручы элементларсыз юл буйлап барган җәяүлене бәрдергән.

Кичә Чаллы – Водозабор – Новый бистәсе автоюлының беренче чакрымында җәяүлене бәрдергәннәр.

ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада Приора»да булган 18 яшьлек машина йөртүче яктылык кайтаручы элементларсыз юл буйлап барган җәяүлене бәрдергән.

Татар-информ язганча, җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук үлгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

 

 


Нет комментариев