Бүген төнге сәгать 2 тулып 10 минутта, Балтач чигендә (Казан-Малмыж трассасы), җиденче маркалы “Жигули” машинасы каршы як полосага чыгып әйләнә.
“Җиңелчә генә капкан” шофер машинасы белән идарә итеп бетерә алмый. Салонда бүтәннәр дә була. Кешеләре исән, машинага зур зыян килгән.
Эчкән килеш рульгә утырган ир-атның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Шул килеш Казанга юл тот әле син... Мәнсезлеге аркасында кеше гомерләрен дә өзәргә мөмкин иде бит ул.
Нет комментариев