Лилия Һадиева: «Кагыйдәләрне балалар да, әти-әниләр дә онытмасын иде!»
Гамәлдәге закон нигезендә, мопед (скутер), квадроцикл белән 16 яшьтән, «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә
2026 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы чара уза.
Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлларда балаларның һәм үсмерләрнең үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан районыбыз мәктәпләрендә Балтач районы «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы җитәкчесе Лилия Һадиева балалар белән очрашулар үткәрә.
Очрашу вакытында балаларга юлда үз-үзеңне тоту, бигрәк тә җәяүлеләр кичүендә юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен, тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткәндә яки юл кырыеннан торак пунктлардан читтә йөргәндә, яктылык кайтаручы элементларны йөртүне, велосипедта, мопед, скутерларда йөрү кагыйдәләрен кабат аңлата, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.
– Гамәлдәге закон нигезендә, мопед (скутер), квадроцикл белән 16 яшьтән, «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Машина йөртүчегә 16 яшь булмаса, административ санкцияләр аның әти-әнисе җилкәсенә төшә. Бу кагыйдәләрне балалар да, әти-әниләр дә онытмасын иде!, – ди Лилия Һадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев