«Маяк»лылар тулы әзерлек белән язгы кыр эшләрен көтә
Шушы көннәрдә «Маяк» җәмгыятендә дә техника төзеклеген тикшерү үтте һәм алга китеп әйтәсем килә, аларның эше югары бәя алды
Районыбыз буенча авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү ясауның да финишы якынлаша. Тагын берничә хуҗалык механизаторлары шушы юнәлештә җавап тотса, аннан инде район күләмендә техника әзерлегенең тулаем торышы ничек булуына да, язгы кыр эшләренә районыбыз хуҗалыклары нинди җаваплылык белән килгәнгә дә нәтиҗә ясап булачак.
Шушы көннәрдә «Маяк» җәмгыятендә дә техника төзеклеген тикшерү үтте һәм алга китеп әйтәсем килә, аларның эше югары бәя алды.
Биредә барлыгы 29 трактор һәм 21 прицеп бар. Инженерлары Ренас Нәбиевның һәм барлык механизаторларның зур тырышлыгы күренеп тора иде әзерлектә. Киләчәктә дә «Маяк» бүтәннәргә маяк булып калсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев