Мәктәп укучысын җиңел машина бәрдергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Мәктәп укучысын җиңел машина бәрдергән

Зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Казанның Зур Кызыл – Жуковский урамнары чатында Kia автомобиле 13 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, чит ил автомобиленең йөртүчесе борылышта җәяүлегә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, кызның сул боты җәрәхәтләнгән. Зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

 


Нет комментариев