Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоциклчыларга шлемсыз йөргән өчен 1,5 мең сум күләмендә штраф яный

Саклану костюмыннан башка йөргән өчен штраф салынмый

Мотоциклда яки мопедта шлемсыз йөргән өчен 1,5 мең сум күләмендә штраф каралган. Автоюрист Лев Воропаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Ул аңлатканча, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә мотоциклчылар саклагыч шлем кулланырга тиеш. Ул булмаган очракта, йөртүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

Шул ук вакытта Воропаев билгеләп үткәнчә, шлем экипировканың бердәнбер мәҗбүри элементы булып кала, ул булмаган очракта җәза каралган. Саклану костюмыннан башка йөргән өчен штраф салынмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев