«Ока» машинасы бер кешене бәрдереп үтергән
Юл хәрәкәте иминлеге

«Ока» машинасы бер кешене бәрдереп үтергән

Фаҗиганың сәбәпләрен тикшерелә

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. «Ока» машинасы белән идарә иткән 57 яшьлек ир-ат «зебра»да җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Чаллы Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 73 яшьлек пенсионерны Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр. Соңрак аның үлүе хәбәр ителә.

Фаҗиганың сәбәпләрен тикшерелә.

 


авария

Нет комментариев