Өлкән яшьтәге хатын-кызны «УАЗ Патриот» бәрдергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Өлкән яшьтәге хатын-кызны «УАЗ Патриот» бәрдергән

Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар

Казанда Копылов һәм Тэц урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «УАЗ Патриот» автомобиле зебра аша чыгып барган өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» яза

Внедорожник Кошевой урамы ягыннан Декабристлар урамы юнәлешендә барган, бу вакытта светофорда яшел ут янып торган. Шул вакыт хатын-кыз көйләнә торган җәяүлеләр кичүе өчен кызыл ут янып торганда юлга йөгереп чыккан.

Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.

 


зебра

Нет комментариев