Питбайкта качып йөргән яшүсмергә җәза биргәннәр
Юл хәрәкәте иминлеге

Питбайкта качып йөргән яшүсмергә җәза биргәннәр

Яшүсмернең әнисенә 30 000 сум штраф язганнар

Казан шәһәренең Мәктәп урамында инспекторлар питбайкта 17 яшьлек яшүсмерне күреп ала һәм туктарга таләп итә, әмма тәртип бозучы полицейскийларның таләбен игътибарсыз калдыра һәм качарга тырыша.

Берникадәр вакыт инспекторлар үсмерне машинада куып баралар, аннары аны Мамадыш трактындагы бер йорт янында туктаталар.

Аңа 5 беркетмә төзегәннәр, ә питбайкны штрафстоянкага җибәргәннәр. Яшүсмернең әнисенә 30 000 сум штраф язганнар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


питбайк

Нет комментариев