Полицейский 3 яшүсмерне бәрдергән...
Юл хәрәкәте иминлеге

Полицейский 3 яшүсмерне бәрдергән...

Нәтиҗәдә, 3 егет тә һәлак булган.

Бу коточкыч авария Тверь өлкәсендә булган. 28 июль кичендә Эчке эшләр идарәсе хезмәткәре, трассада икенче машинаны узып китәргә омтылып, юлның каршы ягына чыккан һәм 14-15 яшьлек өч яшүсмер барган скутерга бәрелгән. Кызганычка каршы, бәрелешү нәтиҗәсендә барлык яшьләр дә шунда ук үлгән.
⠀
Полицейский бу вакытта хезмәт вазыйфасында булмаган һәм үзенең шәхси "Opel" автомобиле руле артында китеп барган. Авария вакытында машина йөртүче айнык була, әмма медицина тикшерүенең ахыргы нәтиҗәсе химик-токсикологик тикшерүдән соң билгеле булачак.
⠀
Хокук сакчысына карата җинаять эше кузгатылган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: og.ru сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов


дтп полиция

Нет комментариев