Яшел Үзән районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Юлда 19 яшьлек егет идарәсендәге «ГАЗ-330252» автомобиле «INDIGO» скутеры белән бәрелешә. Скутер белән Осиново бистәсендә яшәгән 17 яшьлек егет идарә иткән, диелә. Һәлакәт аркасында скутердагы егет урында ук вафат булган. Аның махсус мотошлемсыз һәм "права"сыз булуы хакында әйтелә.
Юлларда сак булсак иде! Хәсрәт килгән гаиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз...
Нет комментариев