Renault йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алган, аны табиблар тикшергән
Казанның Вознесение трактында төнлә Porsche һәм Renault автомобильләре катнашында көчле юл-транспорт һәлакәте булган. Renault машинасы бәрелүдән яртылаш диярлек өзелгән. Бәхеткә, барысы да исән.
«Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Porsche йөртүчесендә исерек булу билгеләре сизелгән.
Renault йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алган, аны табиблар тикшергән. Авариянең сәбәпләрен автоинспекторлар ачыклый.
Нет комментариев