Тагын авария. Рульдә кем булган?
Юл хәрәкәте иминлеге

Тагын авария. Рульдә кем булган?

Кичә Олы Әтнә белән  Олы Мәңгәр авылы арасындагы юлда, Каенсар урманы тирәсендә хатын-кыз  идарә иткән "Лада Гранта"  зур тизлек белән килү сәбәпле, машина белән идарә итә алмыйча каршы полосадан килүче  "Беларус" тракторына килеп бәрелә. 

"Машинага байтак техник зыян килде, сәбәбе һаман да шул бер, тиешле тизлек сакланмый, юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлми. Юллар бозлавык икәнне онытып җибәрәләр. Игътибарлы булсыннар иде машина йөртүчеләр", - ди район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев. 

Айнур Ямалиев фотолары 

http://atnya-rt.ru/news/yukhidi/tnd-bgen-irtn-avariya-buldy

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев