Татарстан трассасында җиңел автомобиль фурага бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстан трассасында җиңел автомобиль фурага бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке алтылар тирәсендә республиканың Әлмәт районында булган.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында җиңел автомобиль фурага бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗигане күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә республиканың Әлмәт районында – Габдрахман авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада» автомобиле «МАН» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән һәм юл читенә төшеп киткән.

«Җиңел автомобильнең йөртүчесе (50-55 яшьләрдәге ир-ат) алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», - дип искәртте шаһитлар.


 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев