Аларны Казанда хастаханәгә салганнар.
Яшел Үзән районында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы белән бәрелешкән, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итте "Татар-информ«га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Авария Ильинское авылы янында була.
Якынча мәгълүматлар буенча, А-295 трассасының 114нче километрында «Лада» һәм йөк Mitsubishi бәрелешкән.
Җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры җәрәхәтләнгән. Аларны Казанда хастаханәгә салганнар.
Нет комментариев