Татарстандагы юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз үлгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстандагы юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз үлгән

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә

31 июль, бәйрәм иртәсендә "Казан-Ульяновск" трассасында юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз үлгән. Казаннан Буага барган "Фольксваген" йөртүчесе идарәне югалта һәм кюветка очып төшә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә, аларның берсе - 7 яшьлек бала, дип яза "Знамя" газетасы. Алар барысы да Буа районының үзәк хастаханәсенә китерелә. Кызганычка, кыз бала вафат була.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstandagy-yul-laktend-7-yashlek-kyz-lgn
 


Нет комментариев