Тыелган урында юл аркылы чыккан хатын-кызны йөк машинасы бәрдереп үтергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Тыелган урында юл аркылы чыккан хатын-кызны йөк машинасы бәрдереп үтергән

Хатын-кыз ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлә.

Казанда йөк машинасы йөртүчесе 69 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергән. Авария Тихорецкая урамында булган, хатын-кыз йөк машинасын урап үтәргә теләгән һәм ярамаган урында юл аркылы чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Бу мизгелдә йөк машинасы йөртүчесе кузгалып китә һәм җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлә.

Машина йөртүчегә сак чарасы билгеләү өчен, ГАИ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсенә тиешле документларны тапшырган.

 


Нет комментариев