– Электросамокатлар белән идарә итү тәртипләре белән таныштырып китсәгезче?
Әлеге сорауга дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов җавап бирә:
– Электросамокат йөртер өчен йөртү таныклыгы кирәкми һәм әлеге транспорт төре учетка куелмый. Аның белән 7 яшькә кадәрге балалар бары тик өлкәннәр белән һәм тротуарда гына йөрергә ярый. 7 яшьтән 14 яшькә кадәр шулай ук тротуардан гына йөрергә рөхсәт ителә һәм җәяүлеләргә комачаулык тудырмыйча гына. Тизлек 25 км./сәгатьтән ким булырга тиеш. Электросамокат белән идарә итүченең башында саклагыч шлем булуы зарур. Тормозы төзек булырга һәм сигналы эшләргә тиеш. Җәяүлеләр кичүеннән чыкканда самокаттан төшеп, тотып чыгарга кирәк.
Рәдис Сабиров фотосы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев