Үлемгә китергән юл һәлакәте булды
Юл хәрәкәте иминлеге

Үлемгә китергән юл һәлакәте булды

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 44 яшьлек пассажиры вакыйга урынында ук вафат булган

Татарстан Республикасының Түбән Кама районында Казан – Оренбург автомобиль юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды. бу хакта «Татар-информ» яза.

Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Volkswagen Polo автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл читендә торган прицеплы DAF йөк машинасына бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 44 яшьлек пассажиры вакыйга урынында ук вафат булган. Фаҗига сәбәпләрен автоинспекторлар ачыклый.

 


Нет комментариев