Битараф булмаган гражданнар нәрсә өчен акчалата бүләк алырга мөмкин
«Халык инспекторы»на хәбәрләр юллаган, юл кагыйдәләрен бозучыларга битараф булмаган гражданнар нәрсә өчен акчалата бүләк алырга мөмкин:
• әйләнә-тирә мохитнең пычрануына шаһит булсалар, нәкъ менә автомобильләрдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызу очраклары видеода теркәлсә, бу хокук бозу видеосы өчен 1 150 сум алырга мөмкин;
• иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүче яки мотошлем кимәгән мотоциклчыны видеога төшергән өчен — 300 сум;
• светофорның тыелган утына яки регулировщикның тыю турындагы ишарәсенә чыгуны видеога теркәгән өчен — 300 сум;
• стоп-линия алдыннан яки светофорның тыелган сигналы алдыннан туктау таләбен бозу видеосы өчен — 230 сум;
• каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларына чыгу видеосы өчен — 1 140 сум.
• хәрәкәттә җәяүлегә өстенлек бирмәүне видеога төшергән өчен — 435 сум;
• хәрәкәт вакытында йөртүченең рульдә килеш телефон куллануын видеога төшергән өчен — 435 сум.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев