Аварияләрне кисәтү, юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, тәртип бозуларны кисәтү максатыннан, ЮХИДИ инспекторлары атна саен рейдлар үткәрә.
Хәзер аларда район газетасы журналистлары да катнаша.
- Тәртип бозучыны урында фотога төшереп, соңыннан газетада чыгаруның нәтиҗәсе тагын да зуррак, - ди ЮХИДИ инспекторлары. Аракы эчеп рульгә утыручылар өчен дә бик шәп тәрбия чарасы бу. Кырын эшләре матбугат аша бөтен туганнарына, якыннарына фаш була ич. 9 мартта үткәрелгән шундый рейд вакытында 18 административ беркетмә төзелде. 1 шофер алкоголь кулланган хәлдә юлга чыккан. Берсенең транспорт йөртүгә хокук таныклыгы юк. Аларның эше судта каралачак. Мондый рейд атна саен районның теләсә кайсы юлында үткәреп торыла.
Фото: http://altai.fm/news/in-russia/214-nachalsya-federalnyj-rejd-gibdd-po-vyyavleniyu-pyanykh-za-rulem
Нет комментариев