Кеше һәм закон

2026 елга Татарстан бюджеты керемнәре 32,6 млрд сумга артачак

Үзгәрешләр кертелгәннән соң 2026 елга Татарстан бюджеты керемнәре 633,4 млрд сум, чыгымнар 653,4 млрд сум дәрәҗәсендә фаразлана

2026 елга Татарстан бюджеты керемнәре 32,6 млрд сумга, ә чыгымнар 21,7 млрд сумга артачак. Әлеге закон проектын депутатлар VII чакырылыш республика Дәүләт Советының 24 нче утырышында кабул иттеләр.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр елның беренче сигез аенда бюджет үтәлеше йомгаклары буенча әзерләнгән. Салым һәм салым булмаган керемнәрне 30,7 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителә, тагын 3,6 млрд сумга салым булмаган керемнәр үсәчәк.

Моннан тыш, бюджет федераль бюджеттан һәм башка чыганаклардан кире кайтарылмый торган өстәмә 1,9 млрд сум акча алачак. Үзгәрешләр барлыгы 28 юнәлешкә кагылачак. Өстәмә чыгымнар берьюлы берничә өлкә буенча каралган. Акчалар коммуналь техниканы яңартуга, милли һәм федераль проектларны уртак финанслауга, төбәк инициативаларын гамәлгә ашыруга, социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын уздыруга юнәлдереләчәк.

Доходы бюджета Татарстана на 2026 год увеличат на 32,6 млрд рублей

Шулай ук финанслауны социаль ярдәм чараларына һәм бер мәртәбә түләүләргә, субсидияләр бирүгә, социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауга һәм төзүгә арттырачаклар. Акчаларның бер өлешен юл эшләренә һәм башка чараларга тотачаклар.

Үзгәрешләр кертелгәннән соң 2026 елга Татарстан бюджеты керемнәре 633,4 млрд сум, чыгымнар 653,4 млрд сум дәрәҗәсендә фаразлана.

Вести Татарстан


Нет комментариев